Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач район үзәк хастаханәсе кисәтә

Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазъләрен (больничный) рәсмиләштерү өчен «Кайнар линия» телефоннары эшли.

Балтач район үзәк хастаханәсендә  йогышлы яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCoV) кертүгә һәм таратуга каршы тору мәсьәләләре һәм медицина оешмасына (өйдән торып) килмичә вакытлыча  эшкә яраксызлык кәгазъләрен (больничный) рәсмиләштерү  (открытие) өчен «Кайнар линия» телефоннары эшли.

"кайнар линия" телефоннары: 8(84368) 2-41-36, 2-52-11(регистратура)

Күрсәтелгән телефоннар буенча йогышлы яңа коронавирус инфекциясы (2019-nCoV) очраклары теркәлгән чит илләрдән кайтучылар мәгълүмат алырга, тору урыны,  кайту датасы турында мәгълүмат тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез! Һава аша күчә торган бу  йогышлы авыруның  беренче билгеләре барлыкка килгәндә: температура күтәрелсә, коры ютәл һәм сулыш алу авырайган очракта, кичекмәстән, коронавирус (2019-nCoV) очраклары теркәлгән территориядә булу турында мәгълүмат биреп, кайнар линия телефоннары буенча медицина оешмасына(тору урыны буенча)  медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, медицина  оешмасына килмәскә! Медицина хезмәткәрен чакыртырга, өйдән чыкмаска!

Балтач район үзәк хастаханәсе

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция