Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач үзәк район хастаханәнең баш табибы Газинур Давлиев белән әңгәмә

- Зур гына бәхәс китереп чыгарган шау - шуның төп сәбәпчесе, халыкның хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган Әхмәтхожаев Алишер Аделовичның китүе турында ни диярсез?

- Газинур Дәүләтович! Сез халык арасында таралган Балтач больницасыннан табиблар китә икән дигән сүзләргә ничек җавап бирер идегез?

- Дәвалау учрежденияләрендә кирәкле санда югары квалификацияле, тәҗрибәле табиб-специалистлар эшләве диагностика - дәвалау процессына никадәр йогынты ясавын без барыбыз да беләбез. Шуннан чыгып, без үзебезнең эшебезнең төп юнәлешләренең берсе итеп, дәвалау учрежденияләрен табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре белән тулылындыруны күрәбез.

Районда бүгенге көндә 55 медицина учреждениясе эшләп килә - үзәк хастаханә, Чепья, Яңгул, Кариле табиблык амбулаторияләре һәм 51 авылда урнашкан фельдшерлык-акушерлык пунктлары. 98 койкада тәүлек буе стационар ярдәм күрсәтелә, 38 койкалык көндезге стационарлар эшли, шул исәптән Чепьяда - 9, Яңгулда - 6 койка. Ел дәверендә (2018 нче ел) стационарларда 5196 авыру дәвалау алган, поликлиникаларда табибларга 240 меңнән артык мөрәҗәгать итү теркәлгән. Бу бик зур саннар, районның бер генә оешмасына да бу кадәр халык мөрәҗәгать итми, безгә карата булган моң-зарлар күплеге шуның белән дә аңлатыладыр.

- Хәзерге вакытта үзәк хастаханәдә күпме хезмәткәр эшли?

- Бүгенге көндә бездә 60 табиб һәм 230 урта медицина хезмәткәре эшли. Барлык табиблык амбулаторияләре табиблар белән тулысынча тәэмин ителгән, шулай ук райондагы 14 табиблык участокларында 16 участок гомуми практика табибы һәм 9 балалар участогында 11 табиб-педиатр эшли, мондый күрсәткечләр республикада иң яхшылырдан.

Башка тармаклардагы кебек үк медицинада да кадрлар алмашынуы, кадрлар хәрәкәте закончалыклы күренеш, ул һәрвакытта булды һәм булачак. 2017-2019 елларда безгә эшкә 14 яңа табиб-специалист килсә, шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында 12 табиб эштән

китте. 2019 елда Яңгул участок амбулаториясенә участок терапевты, үзәк хастаханәгә терапевт, участок педиатры, сентябрь аенда үзебезнең максатчан юллама буенча ординатура бетергән табиб - хирург эшкә алдык, шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк - эшкә килгәннәр барысы да үзебезнең районнан. Шул ук вакытта быел Кунырдагы табиб-стоматолог, бездә 1 генә ел эшләгән табиб рентгенолог һәм 1 табиб-хирург эштән киттеләр.

- Зур гына бәхәс китереп чыгарган шау - шуның төп сәбәпчесе, халыкның хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган Әхмәтхожаев Алишер Аделовичның китүе турында ни диярсез?

- Район халкының зур хөрмәтен яулаган Алишер Аделовичка килгәндә, ул үз теләге белән Биектау үзәк хастаханәсенә эшкә китте, Россия гражданствосы алгач “Земский доктор” Федераль программасы нигезендә яңа авыл районына эшкә урнашкач 1 млн.сум акча алу мөмкинлеге туды. Алишер Аделовичка район халкына күрсәткән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез, яңа эш урынында зур уңышлар телибез.

Яңа килгән кадрларны урында калдыру буенча да районда максатчан эш алып барыла. Беренче чиратта без үзебезнең районнан чыккан белгечләрне эшкә алырга, яшь белгечләргә район һәм узебезнең тарафтан өстәмә түләүләр башкарырга тырышабыз, төрле Федераль һәм Республика программаларында катнашабыз.

- “Земский доктор” Федераль Программасы турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.

- 2013 нче елдан башлап безгә эшкә килгән 14 табиб “Земский доктор” Федераль Программасы кысаларында 1 әр млн.сум акча алдылар, 1 табиб Республика Президенты гранты нигезендә 500 мең сум акча алды, 2017 нче елда Республика хөкүмәте һәм район җитәкчелеге булышлыгы белән хастаханә янындагы участокта 2 табибка йорт төзелде һәм алар бүгенге көндә гаиләләре белән шунда яшиләр. 2018 нче елдан башлап, авыллардагы

ФАПларга даими эш урынына эшкә кайткан фельдшерларга да 500 мең сум акча алу мөмкинлеге булды. Дәвалау учрежденияләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен район җитәкчелеге дә даими контрольдә тота, безнең тармак проблемаларын чишкәндә дә без алардан гел яклау табабыз.

Әйтеп үткәнемчә, табиб - белгечләр белән тәэмин ителеш - ул безнең приоритет мәсьәлә, көндәлек эш. Бүгенге көндә районга анестезиолог-реаниматолог, хирург кирәк. Фаразларга килгәндә оптимизм өчен нигез бар. Югары медицина белеме бирә торган ВУЗ ларда бүген районыбызның 40ка якын студенты белем ала, быел гына безнең максатчан юллама белән 4 бала I курска, 5 яшь доктор ординатурага безгә кирәкле булган белгечлекләр буенча укырга керделәр, алар киләчәктә безгә эшкә кайтып районның сәламәтлек тармагын ныгытуга өлешләрен кертерләр дигән өметтә калабыз.

- Әңгәмә өчен, төпле җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт, Газинур Дәүләтович.

Шулай ук социаль челтәрләрдәге бәхәсне күреп Әхмәтхожаев Алишер Аделович үзе дә читтә кала алмады һәм аңлатма биреп үтте. Алишер Аделович халыкны түбәндәге сүзләр белән тынычландырырга тырышты: “Исәнмесез, хөрмәтле балтачлылар! Һәммәгезгә дә үземнең рәхмәтемне белдерәм. Үз теләгем белән эштән киттем. Моңа берәү дә гаепле түгел, мине моңа беркем дә этәрмәде. Хәзер миңа алга барырга вакыт җитте. Балтач район үзәк хастаханәсе коллективы һәм баш табиб миңа гел ярдәм итеп торды, терәк булды. Балтач үзәк хастаханәсендәге хезмәттәшләремнең берсенә дә үпкәм юк. Алга таба да бу районга мин бик шатланып киләчәкмен. Минем шәхси карарымны тәнкыйтләмәгез һәм беркемне дә гаепләмәгез. Тәҗрибәмә ышаныгыз, Татарстанның күп районнары белән чагыштырганда сезнең районда медицина бик яхшы хәлдә. Ә инде минем Ватаным белән чагыштырсак - җир белән күк арасы. Күк сүзе астында мин сезнең райондагы медицинаны күзаллыйм.”

Үз эшенең остасы булган специалистның китүе бик кызганыч, әмма яратып өлгергән табибыбызның карарына без каршы килергә хокуклы түгел. Алишер Аделовичка чын күңелдән районыбызга күрсәткән ярдәме, башкарган фидакарь хезмәте, эчкерсез, мәрхәмәтле йөрәге өчен олы рәхмәтебезне җиткереп баш ияргә һәм алдагы тормышында үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек, яңа эшендә зур уңышларга ирешүен, эшенең югары бәяләнүен, мул, бәхетле озын гомер телисе генә кала.

Рәсми Балтач/ Официальная группа Балтаси

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: црб