Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачка грипп үтеп керә алмый

Грипп белән авыручылар әлегә Балтачта күзәтелми.

Рәсәйдә грипп вирусының сезонлы артуын күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәгә салынучылар саны да арта. Андыйлар арасында өлкәннәр күп. Бу - яллардан соң беренче эш атнасы. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күзәтелү белән медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлеге сизелгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк, дип яза интертат ру сайты.

Бәхеткә, Балтачта әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Була да күрмәсен инде. Тормышларыбызга куанып, сау-сәламәт яшәргә язсын.
Фото: drevo-zhizni.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250