Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачка “кош гриппы” килмәсен дисәгез...

3-4 ел элек чамасы да "кош гриппы", ягъни А(H5N1) вирусы таралды дип чаң сугып, халыкны куркытып алганнар иде. Инде менә тагын әлеге йогышлы авыру таралу турында сүзләр йөри башлады.

"Роспотребнадзор" чит илләргә баручыларга игътибарлырак булырга киңәш итә. Әлеге вирусның инкубацион чоры 7көн һәм ул аның белән авыручылардан башкаларга да йога, табигый шартларда бик яшәүчән икән. Мисыр, Израиль, Германия, Һиндстан, Япония, Нидерландта "кош гриппы" белән авыручылар саны арткан.
Балтач халкы арасында да әлеге илләргә туристик юлламалар сатып алучылар һәм курортларына ял итәргә баручылар булырга мөмкин. Димәк, әлеге авыруның безгә килеп җитү куркынычы да бар дигән сүз. Моны булдырмас өчен туристлык оешмаларыннан сорашырга һәм сәяхәт кыласы ил турында хәбәрдар булырга кирәк.
Фото: http://open.az/2009/11/18/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250