Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачлылар аллергиядән интегә

Май ае дөнья күләмендә аллергиягә каршы көрәшү чоры. Табигать уянып, агачлар яфрак ярганда, тирә-юнь чәчәккә күмелгән бу көннәрдә аллергия өянәгеннән интегүчеләр бермә-бер арта. Табиблар аллергияне XXI гасыр авыруы дип атый.

Аллергия бөтен дөнья өчен бер дәрәҗәдә актуаль. Баштарак төчкерүләр-тән кычытулар әллә ни зыянлы хәл кебек тоелмаса да, тын-сулыш юллары авыруы хроник төсмер алып, дәваланмаган очракта бронхиаль астмага кадәр җитәргә мөмкин. 70 процент очракта бу шулай була да. Бу чирне дәвалаучы табиблар саны елдан-ел арттырыла. Аллергия чыганаклары күп төрле: хайваннарның йон-тиресе, үсемлек серкәләре, урам-өйдәге тузан һәм еш кына ашаган ризык та кайвакыт кеше организмына ярсыткыч тәэсир ясый. Ә ягулык калдыклары белән пычранган һаваны сулау, көндәлек тормыштагы борчу-стресслар аны тагын да көчәйтә.
Россиядә аллергия белән авыручылар саны 7 миллионга җитә һәм елдан-ел арту ягына бара: бу бигрәк тә балаларга кагыла. Аллергик авырулардан бронхиаль астма, ринит, конъюктивит, атопик һәм аллергик дерматит, кычыткан бизгәге, тимрәү аеруча киң таралган. Республикада, шул исәптән районыбызда да ел саен халыкның 15 проценты сезонлы аллергиядән интегә.
Кызганычка, сезонлы аллергия чәчәкләр шиңү, өйдә бикләнеп яту белән генә туктамаска мөмкин, чөнки - алергеннарның да "игезәге" була. Теге яки бу үсемлек кешегә аллергия биргән очракта, аксымнары аныкына охшаган берәр нинди азык-төлектән дә шундый ук реакция барлыкка килә ала. Һәм, киресенчә, организмы теге яки бу ризыкны кире каккан кешегә үләннәрнең, шулай ук дару үләннәре төнәтмәләренең дә яртсыткыч һөҗүм ясавы ихтимал. Шуңа күрә мондый очракларны истән чыгармаска, аллергеннарның "игезәк сыңарларын" белеп, алардан ераграк торырга тырышырга кирәк. Ник дигәндә, һич көтмәгәндә төчкерү-борын тартуларга салкын тию түгел, ә аллергия сәбәпче булмасын.
Фото: moskovskaya-medicina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250