Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачлылар министрлыкта хисап тотты. Кемнәр һәм нәрсә хакында? (+фото)

Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырылуы хакында сайтыбызда хәбәр иткән идек инде.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина билгеләп узганча, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк аз һәм начар хәрәкәтләнүче өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү хезмәте даими режимда 2 сентябрьдән эшли башлаячак.

- Шунысын ассызыклап узу кирәк: әлеге категория гражданнарны, алдан әзерләнгән исемлек нигезендә, авылдагы фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр хастаханәгә озатачак, – дип белдерде Алсу Фаризовна. Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм федераль проектын тормышка ашыру хакында күптән түгел Балтач үзәк хастаханәсендә үткән киңәшмәдә зур сөйләшү булды. Киңәшмәдә табиблар, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры һәм бүлек мөдире катнаштылар. Очрашуда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне район үзәк хастаханәсенә илтүне оештыру, кирәкле документлар әзерләү чаралары аша хәбәр итү мәсьәләләре каралды.

Бүген исә әлеге проект өчен җаваплы район вәкилләре "Өлкән буын" проектының тормышка ашыру хакында  Казанда министрлыкта хисап тотты.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев