Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта 3 кеше ковид-19 йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 62 кеше яңа таҗлы вирус йоктырган һәм барысы да авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә...

Татарстанда 62 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, барысы да элемтә юлы белә йоктырган. Шуларның 9ы хастаханәләргә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана, димәк хәлләре түзмәслек түгел.

Һәрвакыттагыча иң күп авыручылар урта яшьләрдәге (18 кеше) һәм өлкән буын вәкилләренә туры килә. Статистика мәгълүматларына күз салсак узган тәүлектә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 18, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 15, 60тан 70кә кадәр - 10, 70тән 80гә кадәр - 8, 18-30 яшьләрдәге - 6, 80-90 - 3 һәм 18 яшькә кадәр 2 кеше авыруы билгеле.

Казанда – 41, Аксубайда һәм Балтачта – 3әр, Бөгелмә, Кукмара, Яңа Чишмә, Нурлатта – 2шәр, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

18 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9428 COVID-19 очрагы теркәлгән, 8274 кеше, шул исәптән 51е узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз, маскаларыгызны кияргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19