Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын 4 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 236 кеше коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган, шуның дүртесе Балтачта.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә, узган тәүлектә республикада 236 кешедә ковид-19 ачыклануын белдерде.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 236 яңа очрагы теркәлде, шуның 2се генә читтән кертелгән. 103 кеше хастаханәләрдә, калган 133е табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәвалана. Нәтиҗәдә, республикада covid-19 йоктырган кешеләрнең гомуми саны 38 760ка җитте», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук Авдонина бүгенге көндә тәүлегенә коронавируска 12шәр мең тест үткәрелүе, ковидлы кешеләр яки аны йоктыруда  шикләнелгәннәр белән элемтәдә булган 17 мең кеше табиблар күзәтүе астында булуын искәртте. Бу исә үз чиратында медицина хезмәткәрләренә нинди зур  йөкләмә булуын тагын бер кат исбатлый.

Авыручыларның географисенә килгәндә - ул 26 муниципаль берәмлекне тәшкил итә. Безнең район иң күп авыртучы районнар исемлеген йомгакыйлый. Казанда - 126, Яр Чаллыда - 24, Яшел Үзәндә - 19, Әлмәттә - 16, Лаешта - 6, Буа һәм Питрәчтә бишәр, Балтачта 4 кеше исәпләнә.

Барлыгы Тататстанда ковид-19 белән авырган кешеләр саны 38760ка җиткән, 32238 кеше (шуларның 232се узган тәүлектә) терелгән.

Шөкер, вакцина ясатучылар саны да артканнан-арта, 2 нче декабрьгә ул 2 058 050гә җиткән, 1 591 425е кеше икенче привиканы да кадатырга өлгергән.  85 472 татарстанлы кабаттан вакцина (реваукцинация) ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19