Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта алтын куллы теш табиблары шактый

Теш сызлаудан да яманы бар микән? Юк.

Ул вакытта беркемне күрәсе дә, сөйләшәсе дә килми. Мәктәптә укыган елларда математика укучыбыз сүз тыңламасак, тешең сызласын дип "тели" иде. Димәк, ул аның нинди авыр газап икәнен яхшы белгән. Үз гомеремдә тешем сызлап "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә мөрәҗәгать итәрмен дип минем дә башыма килеп карамады. Төнлә теш сызлавына чыдый алмыйча барырга туры килде. Менә шундый көчкә ия ул теш сызлау дигәне. Ярый әле теш табиблары бар дим шатланам. Нишләр идек алар булмаса. Әмма халык теш табибыннан уттан курыккандай шүрли. Күрәсең, ул безнең канга сеңгәндер инде. Әмма хәзерге медицина мөмкинлекләре белән әллә ниләр майтарырга була икәнен белеп бетермибез шул.

Балтачта да алтын куллы теш табиблары шактый. Норма теш поликлиникасыннан тыш, түләүлеләре дә шактый хәзер. Элек-электән данлыклы "Балтачагрохимсервис" оешмасында теш кабинеты кабат эшли башлады, бистәнең Советская урамында Фаил Бәдгыев, "Сбербанк" янәшәсендә Рамил Әлтәпов, үзәк хастаханә янында Ленар Гыйльметдинов, Салавыч авылында Әмир Нәсыйхов халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Шулай ук Чепья хастаханәсендә, Куныр фельдшер-акушерлык пунктында да теш кабинетлары гөрләп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250