Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта антирекорд - узган тәүлектә 37 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 3746 яңа коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, Шуның 315е 18 яшькә кадәрге балалар.

Татарстанда узган тәүлектә 3746 яңа очрак теркәлгән, шуның 37се Балтачта.

«Авыручыларның 315е — 18 яшькә кадәрге балалар. 354 кеше хастаханәләрдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

44 муниципаль берәмлектә ковид йоктыру очрагы ачыкланган. Казнда - 1588, якын күршеләребез Арчада - 64, Сабада - 22, Кукмарада - 7, Теләчедә - 3 һәм бездә, Балтачта - 37 кеше (районыбыз өчен антирекорд дип саныйм) әлеге чирдән интегә.

16 февральгә Татарстанда пандемия башыннан бирле 80 629 COVID-19 очрагы теркәлгән.

1673 кеше үлгән, шуларның 5се тәүлек эчендә вафат булган (1937 елгы ир – ат, 1941, 1948, 1956, 1951 елгы хатын-кызлар).

50 871 кеше, шул исәптән 2 794 кеше узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 2 440 640 кеше вакциналау узган (артым 2 914), шуларның 1 902 100е икенче прививканы да алган. Кабат вакцинацияне 226 829 кеше узган.

Югарыда язылган 37 кеше - бары, ковид йоктыру расланган пациентлар гына, расланмаганнары  әле күпме... Хастаханә яныннан узарга туры килгән райондашларыбыз игүтибар иткәндер, ике фильтр-бокска мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бихисап. Авырулар сүзенә караганда һәр бокска  төшкә кадәр - 20шәр кеше тере чиратка теркәлә, төштән соң тагын шундый ук хәл. Ә бокста кабул итүче табиб бер генә. Шуңа күрә райондашларыбызны саклык чаралырын тайпылышсыз үтәргә чакырабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус