Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта балаларга бушлай юлламалар бирелә 

Балалар кышкы каникулда ял итсен һәм сәламәтлеген ныгытсын дисәгез, Кыш бабайдан бүләк – 10 юллама

Яңа елның беренче аенда 3- 23 гыйнвар көннәрендә район социаль яклау бүлеге аша бала өчен пособие алучы аз тәэмин ителгән, опекун гаиләдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлеге чикле ярдәмгә мохтаҗ балаларга Чистай шәһәренең “Раздолье” дәвалану-сәламәтләндерү комплексына бушлай 10 юллама бирелде.

Искәрмә: 7 яшьтән алып, 15 яшькә кадәрге балалар гына керә. 
Балалар 20 көн дәвамында актив ял итә һәм дәвалану процедуралары кабул иттеләр. Анда төрле бәйрәм чаралары, конкурс-бәйгеләр дәоештырыла. Саф һавда уйнау, бассейнда йөзү мөмкинлеге дә бар. 
Балаларны лагерьга озату һәм аларны кире кайтаруның бернинди кыенлыгы да юк, алар артыннан махсус автобус килә. Курслар тәмамлаганнан соң, шул ук автобус аларны кире Балтачка алып кайта. 

Балаларны ял итәргә һәм дәвалануга озату өчен районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон 2-57-75. Авыл җирлекләреннән дә заявкалар кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама