Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта бер кешедә яңа таҗлы вирус ачыкланган

Шөкер, районыбызда короновирус йоктыру очрагы юк дип сөенеп йөргәндә, бүгенгә тагын бер кешедә әлеге инфекция расланган.

Татарстанда бүген 53 яңа COVID-19 очрагы расланган, 66 кеше әлеге чирдән савыккан дип хәбәр итә Республика короновируска каршы көрәш штабы. Йоктыручылар барсысы да вирусны элемтә юлы белән эләктергән. Дүрт кеше хастаханәгә урнаштырылды, 49 кеше өйдә дәвалана.

Авыртучылар Казанда - 22, Алабугада - 9, Яр Чаллыда, Чүпрәледә алтышар, Түбән Камада, Биектауда икешәр, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Тукай һәм Балтач районнарында берәр кеше исәпләнә.

50 яшьтән 60 яшькә кдәр өлкәннәр арасында - 20, 30дан 50гә кадәр урта буын кешеләрдә - 16, 18-30 һәм 60-70 яшьлекләр арасында җидешәр, 18 яшькә кадәр ике балада һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр бер ватандашыбызда COVID-19 вирусы расланган.

Нәтиҗәдә, 8 июньгә Татарстанда барлыгы 3661 COVIND-19 очрагы теркәлгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәгез. Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус