Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта бүген тагын ике кешедә коронавирус ачыкланган

Балтачыбызда да икенче көн рәттән коронавирус йоктыруның ике очрагы ачыкланган.

Балтачта бүген тагын ике кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда 189 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 187се элемтә юлы белән йоктырылган диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугатыннан алынган хәбәрдә.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 54 кеше хастаханәләргә салынган, 135 кеше өйләрендәдә дәвалана.

Авыртучыларның географиясенә күз салсак, ул түбәндәгечә: Казанда - 107, Яр Чаллыда - 28, Чистай районында - 6, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында бишәр, Лениногорскида - 4, Әтнә, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба, Тукай районында икешәр кеше ковид йоктырган. Шулар белән беррәттән Балтачыбызда да икенче көн рәттән коронавирус йоктыруның ике очрагы ачыкланган. Әлмәт, Биектау, Зәй, Менделеевск һәм Кукмара районнарында берәр кеше яңа таҗлы вирус йоктырганы билгеле. Барлыгы 21 муниципаль берәмлектә 189 ковид-19 йоктыручы теркәлгән.

1 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 30 960 COVID-19 очрагы теркәлгән, 25 344 кеше, шул исәптән 39ы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Бүгенгә 1578 713 Татарстанда яшәүче кешегә вакцина ясалган (үсеш – 22 102), шуларның 1 039 028е икенче прививканы да ясатырга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19