Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта бүгенгә тагын бер коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән

Коронавирус чигенергә уйламый: Балтачта бер, ут күршеләребез Арчада - 6, Кукмарада - 2, Сабада бер очрак ачыкланган.

Президент аппарытның мәтбугат үзәге, көндәлек брифингта хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Рәсәйдә 11231, шул исәптән Татарстанда -105 һәм Балтачта бер кеше коронавирус йоктырган.

Республикада бүген 105 COVID-19 вирусы йоктырган кеше исәпләнә, аларның сигезе читтән кергән, 97се авыручылар белән элемтәдә булучылар. Авыручыларның 31 хастаханәләргә урнаштырылган, калган 74 өйләрендә дәваланалар.

Авыруны 30-50 яшь аралыгындагылар - 31, 60-70 яшьлекләр арасында - 27, 50-60 яшьлекләр арасында - 24,18-30 - 18, 70-80 - 4 һәм 18 яшькә кадәргеләр бер кеше йоктырган.

Ни кызганыч,  узган тәүлектә районыбызда тагын бер коронавирус йоктыру очрагы расланган.

Казан гадәттәгечә авыру йоктыручылар саны буенча лидерлар рәтендә - 41 очрак, Яр Чаллы да үз позиясен саклый, анда - 22, Түбән Камада - 11, Әлмәттә, Арчада алтышар, Алабуга, Мамадышта дүртәр, Биектау, Питрәч, Кукмарада икешәр, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тәтеш һәм бездә берәр авыручы ачыкланган.

Татарсанда инде җәмгысе 1415 яңа таҗлы вирус йоктыручы теркәлгән. Аавырулары расланган 375 кеше стационарларда дәваланалар, шуларның алтысы үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган, димәк хәлләре үтә дә авыр. 252 кеше савыгып өйләренә кайтарылып җибәрелгән. Шул исәптән соңгы тәүлектә 68 кеше: Казаннан - 35, Яр Чаллыдан - 9, Теләчедән - 6, Түбән Кама, Биектаудан дүртәр, Чүпрәле, Лаеш, Сабадан икешәр, Арча, Кукмара, Питрәч һәм Чистайдан берәр кеше өйләренә терелеп кайту бәхетенә ирешкән.

Райондашларыбызны үзизоляция таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз. Сакланганны саклармын дигән, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус