Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта бушлай дару өләшү нинди тәртиптә бара?

Балтачта яңа коронавируслы авыруларны (COVID-19) ташламалы рецептлар буенча дарулар белән тәэмин итү тәртибе ничек бара?

Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиевага мөрәҗәгать иттек. Җаваплы белгечнең җавабын укучыларыбызга җиткерәбез.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының 09.11.2020 нче елда чыккан №1887 боерыгы нигезендә, диагнозы расланган яңа коронавируслы авыруларны (COVID-19) ташламалы рецептлар буенча дарулар белән бушка тәэмин итү башланды. Бу исемлектә коронавируска каршы торучы, антибиотиклар, гормональ һәм башка дарулар бар.

Әмма бу бушка тәэмин итү программасы авыру саны һәм дарулар буенча чикләнгән күләмдә. Безнең районга 2020 елның 31 декабренә кадәр 152 авыруны бушка тәэмин итү Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән.

Бүгенге көнгә 22 авыруга дарулар өчен рецептлар язылды. Даруханәгә кайткан дарулар участок табибларына тигез итеп бүленде. Шуны да искәртеп үтәсе килә, бары тик табиб авыручыны карап, диагноз куйганнан соң, ул билгеләгән даруларны һәм бүгенге көндә аптекада булган даруларны гына бушка рецепт белән алып була. Әлеге дарулар авыруларның өйләренә илтеп тапшырыла.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият сойлилэр.

    Теги: коронавирус