Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡⚡⚡Балтачта ике кешедә ковид-19 табылган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе Балтачта.

Татарстанда 95 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән, барысы да саклык чараларының тиешенчә үтәлмәве ягъни элемтә юлы белән йоктырылган. 12 кешенең хәле җитди булу сәбәпле хастаханәләргә салынган, 83 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыруны иң күп йоктыручылар рәтен урта яшьләрдәгеләр - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр (36), 50дән 60ка кадәр (26) һәм 60-70яшьтәге өлкән буын вәкилләре тулыландыра

Бүгенгә 14 торак пунктта яшәүче 95 кеше авыру йоктырган. Сүз дә юк, Казанда - миллионлы шәһәрдә йоктыручылар саны иң күбе - 46 кеше, аннан кала Яр Чаллыда - 16 кеше, Бөгелмәдә - 6, Түбән Камада - 5, Югары Осланда - 4, Тукай районында һәм Нурлатта өчәр, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Балтачыбызда икешәр, Аксубай, Әлки районы, күршебез Арча, Әтнә районы, Буа районы, Алабуга, Мамадыш,  Теләче һәм Чистайда берәр кешедә яңа таҗлы вирус ачыкланган.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 8 мең 268 тест үткәргән. 1721 кеше табиблар күзәтүендә кала.

14 декабрьгә Татарстанда барлыгы  11 597 COVID-19 очрагы теркәлгән, 10 159 кеше, шул исәптән 83е узган тәүлектә терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19