Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү яхшыра (+фото)

Файдалы гамәлләрнең барысы да «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне уңайлату» дигән милли проект кысаларында башкарыла.

Бүген район үзәк хастаханәсендә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев булды. Кунаклар яңартылганнан соң уңышлы гына эшләп килүче эндоскопик тикшеренүләр кабинетын карадылар. Биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән яңа төрле видеоэндоскопик аппаратлар-җиһазлар кайтарылды, әлеге җиһазларның ашказаны – эчәк авыруларын кисәтүгә, дәвалауга ярдәме бик зур. Видеоэндоскопик мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен көндезге дәвалау бүлегендә урын да булдырылды. Компьютер томографиясе бүлеге дә якын көннәрдә эшли башлаячак, «тиешле рөхсәт кәгазьләрен генә җыеп бетерәсе бар», ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев. Әлеге файдалы гамәлләрнең барысы да «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне уңайлату» дигән милли проект кысаларында башкарыла.

Фотолар хастаханә администрациясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау