Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта кичә тагын бер кешедә ковид-19 табылган

Узган тәүлектә Татарстанда 43 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән – шуның берсе читтән кертелгән, 42се – элемтә юлы белән йоктырылган.

Рәсми чыганак хәбәр иткәнчә 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручыларның яшьләренә килсәк, күпчелекне - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 14, 50дән 60ка кадәр - 11 һәм 60-70 яшьлекләр - 9 кеше тәшкил итә.

Казанда – 9, Нурлатта - 8, Әлмәттә – 5,  Яр Чаллы – 4, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Камада – өчәр, Сабада – 2, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Теләче һәм Балтачта – берәр кешегә яңа таҗлы вирус диагнозы куелган.

3 ноябрьгә Татарстанда 8549 COVID-19 очрагы теркәлгән, шулардан 7606 кеше, шул исәптән 36сы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия ковид-19