Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта коронавирус йоктыруның тагын 3 очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 189 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 189 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«70 кеше хастаханәгә озатылган, 115 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 103, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында – ун, Яшел Үзән районында җиде очрак ачыкланган. Коронавирус инфекциясе республиканың барлыгы 32 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, 2021 елның 12 декабренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 40 607 очрагы расланган. 33 808 кеше (шуларның 37се – узган тәүлектә) терелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә коронавирусның рәсми рәвештә теркәлгән очраклары 10 миллионнан артып китүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19 корнавирус