Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Балтачта короновирус йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән, Татарстанда -91, Рәсәй буенча 10102 кеше авырый

Узган тәүлектә Татарстанда 91 яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы теркәлгән, шул исәптән Балтачта берәү.

Татарстан  республикасы коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итүенчә, узган тәүлектә яңа таҗлы вирусны йоктыручылар Рәсәй буенча - 10102, шул исәптән Татарстанда - 91, Балтачта бер очрак расланган. Рәсәй буенча авыручылар  саны 155370кә җиткән.

Статистика күрсәткәнчә авыручыларның читтән кергән өлеше бик аз - 2, ә авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырганнары 89 очрак тәшкил итә. Димәк, гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Авыручыларның  29ын Татарстан хастаханәләренә урнаштырганнар, калган 62се авыруны җиңелчә генә кичерү сәбәпле өйләрендә дәваланалар.

Бүгенгә авыруны иң күп йоктыручылар 30яшьтән 50 яшькә кадәр пациентларга туры килә, алар 41 очрак тәшкил итә. 50-60 яшьтәгеләр арасында 22, 18-30 һәм 60-70 яшьлекләр тугызар кеше, 18 яшькә кадәргеләр - 6, 70-80 яшьлекләр - 3 һәм 80-90 яшьлекләр арасында бер очрак теркәлгән.

Яшәү урыннары буенча караганда, коронавирусны йоктыру очрагы Казанда  - 52, Яр Чаллыда тугыз, Арча, Тукай, Биектау районнарында дүртәр, Питрәч, Буа, Лаеш районнарында икешәр, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга районнарында берәр авыру йоктыручы табылган.

Республикада үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппартына (ИВЛ) тоташтырылган дүрт авыр хәлдәге авыру исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус