Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта короновирус йоктыруның яңа ике очрагы теркәлгән, коронавируслы өченче пациент вафат булган.

Узган тәүлектә Татарстанда 71 яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы һәм бер пациентның үлеме теркәлгән.

Җитмеш бер коронавирус йоктыручының унтугызы хастаханәләргә урнаштырылган, 52се авыруны симптомнарсыз яисә җиңелчә генә кичерү сәбәпле табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәваланалар. Авыручыларның ике генә очрагы читтән кергән, ә калган 69ы авыручылар белән элемтәдә булучылар. Саннардан күренгәнчә үзизоляция таләпләре җиренә җиткереп үтәлми, һаман да килеп туган хәлне чынга алмау күренә. Республиканың короновируска каршы көрәш штабы хәбәр итүенчә Татарстанда барлыгы 1031 пациентка COVID-19 диагнозы куелган.

Бүгенгә авыруны иң күп йоктыручылар 30яшьтән 50 яшькә кадәр пациентларга туры килә, алар 23 очрак тәшкил итә. 18-30 яшьтәгеләр арасында 12, 18 яшькә кадәргеләр һәм 50-60 яшьлекләр арасында унар очрак теркәлгән.

Яшәү урыннары буенча караганда, коронавирусны иң күп йоктыру очрагы Казанга туры килә  - 34, кичәге белән чагыштырганда 7гә артык, Яр Чаллыда тугыз, Түбән Камада җиде, Буа һәм Яшел Үзәндә өчәр, Балтач, Лаеш, Чүпрәле, Тукай, Арчада икешәр,  Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Биектау  Кукмара районнарында берәр очрак расланган.

Республика буенча барлык авыручылар саны бүгенгә 1031 кеше тәшкил итә, терелүчеләр саны - 130, шуның 10сы соңгы тәүлеккә туры килә.

Бүген, 3нче май көнне республика клиник хастаханәсендә (РКБ), коронавируслы, 1944нче елгы бер казанлы вафат булган. Ул стационарга 26нчы апрельдә китерелгән, авыр дәрәждә хроник обструктив үпкә авыруыннан, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан  һәм бронхиаль астмадан интеккән булган.

Диагнозы экспертиза ясап расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус