Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның сентябреннән районда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру башланды

 2020 елның 9 гыйнварыннан башлап социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балтач үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәннәрне медицина оешмаларына илтүне дәвам итәләр.

Диспансеризация үтүчеләр машина йөртүченең, фельдшерларның, социаль хезмәткәрләрнең, участок табибларының һәм шәфкать туташларының бердәм эшеннән канәгать калдылар.

2020 елның 1 кварталында үзәк район хастаханәсенә, Кариле, Чепья, Яңгул табиблык амбулаторияләренә диспансеризация узу һәм кирәкле медицина тикшерүләрен үтү өчен авыл торак пунктларында яшәүче 432 өлкән кешене һәм инвалидны китерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X