Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта соңгы тәүлектә 2 кеше коронавирус йоктырган, Татарстан буенча -102

27 пациент хастаханәдә, 75 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республика яңа коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 12 мең 480 очрак булды», — диде спикер.

Авдонина әйтүенчә, узган тәүлектә белгечләр коронавируска 8 мең 138 тест ясаган. 1615 кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, 27 пациент хастаханәдә, 75 кеше өйдә дәвалана. Авыру очракларының иң күбе Казанда һәм 30-60 яшьлекләр арасында ачыкланган.

Министр урынбасары сүзләренчә, узган тәүлектә 22 кеше коронавирустан дәваланып беткән.
 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19