Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Балтачта тагын 1кеше коронавирус йоктырган, Татарстанда 2нче коронавируслы пациент үлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йотыручылар 71гә җиткән, тагын 1 пациентның үлем очрагы теркәлгән.

Унбер аврыу хасатахәнәләргә урнаштаырылган, 60ы амбулатор рәвештә өйләрендә дәваланалар, карантинда утыралар. Алар бу чирне җиңелчә, яки симптомнарсыз гыына кичерә.  Вирус йоктыручыларның 6 очрагы читтән кайтучылар булса, 65е авырулар белән элемтәдә булучылыр диелә Татарстан республикасы коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматында.

Авыручылар яшьләре буенча түбәдәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 11
18дән 30га кадәр – 13
30дан 50гә кадәр – 17
50дән 60ка кадәр – 16
60тан 70кә кадәр – 8
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 2.

Яшәү урыннары буенча:
Казан – 28;
Яр Чаллы – 7;
Түбән Кама – 3;
Алабуга – 3;
Әлмәт – 6;
Арча – 2;
Саба – 3;
Тәтеш – 2;
Буа – 1;
Чүпрәле – 1;
Аксубай – 1;
Биектау – 1;
Алексеевск – 1;
Балтач – 1;
Яшел Үзән – 11.

Панднмия башланганнан бирле республикада 894 пациент теркәлгән, дүртесе үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган, 100 кеше терелгән, уникесе узган тәүлеккә туры килә.

Татарстанда COVID-19 вируслы тагын бер пациентның үлеме теркәлгән. Кичә, ягъни, 30нчы апрель көнне Яр Чаллы хастаханәсендә 1953нче елгы Алабуга кешесе вафат булган. Ул 18нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре йогышлы чирләне дәвалау хастаханәсенә урнаштырыла. 21нче апрельдән Яр Чаллышәһәренең икенче номерлы хастаханәсендә дәвалана, 23нче апрельдә үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Үлеменең сәбәбе авыр формада COVID-19 яңа таҗлы вирусы, хастаханәгә килгәнче авыр дәрәҗәдә ике яклап вируслы үпкә кабаруы (пневмония), шулай ук хроник авырулары да булган. Диагнозы экспертиза юлы белән расланган.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Үз-үзегезне саклагыз, райондашларыбызны үзизоляция режимы таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус