Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын 3 кеше коронавирус йоктырган

Республика буеча коронавирус йоктыру очрагы кимегән, ә Балтачта арткан.

Республиканың короновируска каршы көрәш штабы хәбәр итүенчә, узган тәүлектә яңа таҗлы вирусны 66 кеше йоктыру очрагы теркәлгән. Аларның тугыз очрагы читтән кергән, 57 очрагы авырулар белән элемтәдә булучылар.  Хәлләре җиңел булган 51 кеше амбулатор рәвештә өйләрендә дәваланалар, ә калган 15 пациент хастаханәләргә урнаштырылган.

Авыруны күбрәк урта яшьләрдәге, ягъни 30-50 яшь аралыгындагы кешеләр йоктыра, бүгенгә алар 25 кеше тәшкил итә. 18 яшькә кадәрге балаларның бу чирне йоктру очрагы да гел югары баскычта кала бирә - 8, 18-30 яшьтәгеләр арасында алты очрак, 50-60 - 12 кеше, 60-70 яшьтәгеләр - 7, 70-80 - 5, 80-90 - 2 һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше йоктыру очрагы да теркәлгән.

Ни кызганыч,  узган тәүлектә районыбызда тагын 3 очрак теркәлгән. 

Иң күп очрак Казанда теркәлгән - 27 кеше чирләгән, Яр Чаллы, Түбән Камада алтышар, Саба, Чүпрәледә 3, Әтнә һәм Әлмәттә -2, Сарман, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән һәм Ютазы районнарында берәр коронавирус йоктыру очрагы теркәлгәнн.

Республика буенча барлык авыручылар саны бүгенгә 960 кеше тәшкил итә, терелүчеләр саны - 120, шуның 15е соңгы тәүлеккә туры килә.

Үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган өч авыру исәпләнә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус үзизоляция