Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын 6 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 1514 кеше ковид эләктергән, шуның алтысы - Балтачта.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 1514 яңа очрагы теркәлгән, шуның 128е 18 яшькә кадәрге балалар.

"102 кеше хастаханәгә салынган, 1412 кеше өйдә дәвалана", диелә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручылар республиканың 37 минципаль берәмлегендә ачыкланган. Баш калабызда, Түбән Камада ковид йоктыручылар саны кскен генә артып киткән. Казанда кичә 630 иде бүгенә 982, Түбән Камада 29 булса бүгенгә 122 булган,  Балтачта да шулай ук арту күзәтелә, кичә 1 булса бүген 6 га үзгәргән. Якын-тирә кршеләребездәге вәзгыятькә күз салсак - Теләчедә күрсәткеч дүрттән 21гә сикергән, Арчада - 7, Сабада - 4, Кукмарада 7 очрак ачыкланган.

Шулай итеп 9 февральгә Татарстанда барлыгы 58 764 COVID-19 очрагы теркәлгән, 1638 кеше үлгән, шуларның 5се узган тәүлектә вафат булган (1932, 1949, 1957, 1951, 1959 елгы хатын-кызлар), 41 654 кеше, шул исәптән 630ы узган тәүлектә терелгән.

Вакцина ясатучылар саны 2 424 922 кешегә җиткән, узган тәүлектә 4 110 кеше, шуларның 1 894 126 икенче прививканы да ясаткан, кабат вакцинация узучылар - 209 003 кеше.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус