Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Балтачта тагын бер кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда Сovid-19 вирусын йоктыруның яңа 87 очрагы расланган, шул исәптән Балтачта берәү.

Бүген Рәсәсйдә коронавирус инфекциясен  йоктыруның 10 028, шул исәптән Татарстанда - 87, Балтачта 1 яңа очрагы расланды.

Авыручыларның өчесе вирусны читтән алып кайткан булса, 84 авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырган. 31 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана, алар авыруны җиңелчә яки симптомсыз формада кичерәләр.

Авыручыларның яшенә килгәндә статистика үзгәрешсез, вирусны иң күп йоктыручылар ул урта яшьләрдәгеләр, бүгенгә алар 25 кеше,  50-60 яшьтәге кешеләр арасында - 21, 60-70 яшьлек - 20, 18-30 - 13, 18 яшькә кадәр - 6 һәм 80-90 яшьтәге - 2 кеше covid-19 вирусын йоктырган.

Яшәү урыны буенча караганда еш кына бер үк районнар кабатлана.  Узган тәүлектә Казанда 43, Апаста - 20, Түбән Камада - 9, Яшел Үзәндә - 5, Биектауда - 3, Лаешта - 2, Яр Чаллы, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Кукмарада берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 13 майга Татарстанда 1919 COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә 740 кеше сәламәтләнде, шуларның 100е соңгы тәүлек эчендә.

Хөрмәтле райондашлар, үзизоляция таләпләрен тайпылышсыз үтәсәк, коронавирус таралуына юл куймасак иде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус