Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстнда тагын коронавирус йоктыру буенча антирекорд куелды.

Татарстанда 252 яңа очрак теркәлгән, шуларның 6сы – читтән кертелгән, 246сы – элемтә юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомство хәбәреннән күренгәнчә, 46 кеше, хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәләргәгә салынган, 206сы өйләрендә, табиблар күзәтуе астында дәвалана.

Казанда – 167, Чаллыда – 16, Чистай районында – 10, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – җидешәр, Әлмәт, Биектау һәм Тәтеш районнарында – бишәр, Яшел Үзән районында – дүрт, Зәй, Лаеш һәм Тукай районнарында – өчәр, Әгерҗе, Буа, Питрәч һәм Саба районнарында – икешәр, Апас, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән районнарында һәм Балтачыбызда берәр очрак ачыкланган.

Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 32 656 коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән, 26 076 кеше, шулардан 128е узган тәүлектә терелгән.

Республикада бүгенгә барлыгы 1 710 821 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, шуларның 1 137 552се икенче дозаны да кадаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19