Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын бер кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда коронавирусның 179 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 179 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«79 кеше хастаханәгә салынган, 100 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казанда 76 кеше, Чаллыда 30 кеше, Түбән Камада 11 кеше, Кукмарада 8 кеше ковид йоктырган. Шулай ук Әлмәттә алты, Нурлат һәм Чистай районнарында бишәр, Яшел Үзән, Зәй, Тукай районнарында дүртәр, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Спаста өчәр, Биектау, Сабада икешәр, Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Теләче, Чирмешән районнарында берәр кешенең коронавирус белән авыртуы ачыкланган.

Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 40 973 тапкыр куелган. Республикада 34 117 кеше (узган тәүлектә — 268 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 231 564 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 857 452 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 7 803 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач коронавирус ковид-19