Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын бер кешедә ковид-19 ачыкланган

Коронавирус йоктырган 29 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 53 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда 82 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 81е элемтә юлы белән йоктырылган, 29 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 53 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр ителә рәсми чыганак отчетында.

Яшь төркемнәре буенча карасак: узган тәүлектә инфекцияне иң күп йоктыручылар - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр һәм 60тан 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз - 20шәр кеше, 50дән 60ка кадәр - 15, 70-80 - 11кеше, 18-30 яшькә кадәр, ягъни яшьләр арасында - 7 кеше, 80-90 яшьлек өлкәннәр арасында - 6 һәм 18 яше дә тулмаган 3 бала яңа таҗлы вирус йоктырган.

18 муниципаль берәмлектә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. Казанда алдагы көнгә караганда 5кә кимегән бу сан һәм 34не тәшкил итә, Яр Чаллыда - 10, Яшел Үзән, Түбән Кама районы, Питрәчтә - 4әр, Югары Ослан,Буа, Биектау, Тукай һәм якын күршебез Кукмара районында - өчәр, Әгерҗе, Тәтеш, Чистайда - икешәр, Актаныш, Әлмәт, Минзәлә, Ютазы районында һәм Балтачыбызда берәр очрак теркәлгән.

8 февральгә Татарстанда барлыгы 16 720 COVID-19 очрагы теркәлгән, 13 227 кеше, шул исәптән 69ы узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 21 245 кеше вакцина кадаткан (үсеш 1375), шулардан 5 284 кеше икенче дозаны да ясаткан. Республикага кайтарылган 81 122 комплект дозаның 26,2% ы файдаланылган.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы.
3. Бердәм номер аша: 122.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19