Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта әти-әниләр балаларын һәм үзләрен грипптан саклыйлармы

Балтач районыныда көзге юеш, салкын һава килү белән, күпләр, шул исәптән балалар грипп белән авырый башлыйлар. Гади салкын тию билгеләре белән башланган бу авыруныӊ бигрәк тә балалар өчен куркыныч яклары бар.

Ул кешедән-кешегә тиз арада йога һәм авыру барышында йөрәк һәм организм өчен әһәмиятле булган башка органнарга бик тискәре тәэсир итә. Шуныӊ өчен дә гриппка каршы прививка ясату барлык кеше өчен, шул исәптән балалар өчен бик кирәк.
Балтач районы хастаханәсе баш врачы Газинур Дәүлиев җиткергәнчә, федераль бюджет чараларыннан, балалар һәм олыларны авыру йогудан саклап калу өчен, гриппка каршы 8 мең доза күләмендә вакцина кайтару каралган, аныӊ 5440гы инде килеп ирешкән. Бүгенге көндә балалар өчен кайткан барлык 2000 доза вакцина да ясалган.
Гриппка каршы вакцина бюджет исәбеннән, иӊ беренче чиратта балаларга, хроник чире булган авыруларга, укытучы-тәрбиячеләргә, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә ясалачак. Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр оешма хисабына яисә үзе акча түләп вакцина ясату мөмкинлеге бар.
Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен аеруча кулай вакыт, чөнки хәзер әле халык арасында грипп вирусы киң таралмаган. Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң 2-3 атна, ә хәлсезрәк кешеләр өчен 1-1,5 ай вакыт кирәк.
Фото: http://www.mitinskiyehkspress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250