Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта узган тәүлектә 1 ковид-19 очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә 1927 татарстанлы коронавирустан вакцина кадаткан.

Республикада коронавирус таралуны кисәтү буенча җәһәт штабы узган тәүлектә Татарстанда 49 яңа COVID-19 очрагы теркәлүен, шуларның 1се – читтән кертелүен, ә калган 48е аралашу нәтиҗәсендә йоктырылуын хәбәр итә. 18 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Бүгенгә иң күп авыру йоктыручылар булып урта яшьләрдәге ватандашларыбыз исәпләнә, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 15 кеше ковид йоктырган. Алардан бергә генә калышып 60 яшьтән 70 яшькә кадәр өлкән буын вәкилләре. 50 дән 60ка кадәр - 8, 18 яшькә кадәр 6 бала, 70-80 һәм 80нән 90га кадәр өчәр кешенең авыруы расланган.
 

Юк-юк дисәк тә, 12 муниципаль берәмлектә яңа таҗлы вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Иң күбе, әлбәттә башкалабыз Казанда, анда 23 очрак, Яр Чаллы һәм Баулыда бишәр, Биектауда - 4, Яшел Үзәндә - 3, Кама Тамагы һәм Буа районнарында икешәр, Азнакай,  Апас, Алабуга, Лениногорск һәм Балтачыбызда берәр очрак ачыкланган.

11 мартка Татарстанда  барлыгы 18 534 COVID-19 очрагы теркәлгән, бу вакыт эчендә 15 171 кеше, шул исәптән 53е узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 97 127 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 1 927), шулардан 41 477 кеше икенче дозаны да кадатырга өлгергән.

Вакциналауга алдан язылырга кирәк, моны башкаруның 5 ысулы белән таныштырып үтәбез:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номерына шалтыратып.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Поликлинаканың элемтә телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 вакциналау