Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта узган тәүлектә коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән.

Республика буеча узган тәүлектә 102 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлеуктә Татарстанда 102 авыру йоктыру очрагы исәпләнә, пандемия башланганнан бирле иң зур сан - антирекорд булып тора.

Авыручыларның 10сы хастанәләргә урнаштырылса, калган 92се өйләрендә дәваланалар. Авырчыларның берсе читтән кергән, 101е авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырылган.

Авыручылар яшәрә бара, бүгенгә мәсәлән 18-30 яшьләрдәге авыручылар күпчелекне тәшкил итеп - 40, 30-50 яшь аралыгындагы кешеләр - 23, 50-60 яшьлекләр арасында 20, 60-70 яшьлекләр арасында 9, 18 яшькә кадәргеләр - 7, 70-80 яшьлекләр арасында - 2 һәм 80-90 яшьлек 1 кеше авыруы расланган.

Казанда - 75 кеше чирләгән, Яшел Үзәндә - 6, Биектау, Апас, Саба районнарында өчәр, Арча һәм Лаешта икешәр,  Яр Чаллы, Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәчтә берәр коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Мең шөкер, Балтачта узган тәүлектә коронавирусны йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән.

Пандемия башыннан бирле республикада 1310 кешенең COVID-19 вирусын йоктыруы  расланган, 395 пациент хастаханәләргә урнаштырылган, 4се үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Бер кешенең үлеме теркәлгән. Ул 1969 нчы елгы Яр Чаллы кешесе. Диагнозы экспертиза юлы белән расланган.

Республикада короновирустан терелүчеләр саны барлыгы 184 кеше, 20се соңгы тәүлеккә туры килә.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Үз-үзегезне саклагыз.

Татарстанлыларны үзизоляция режимы таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус