Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта янә бер кешедә коронавирус инфекциясе табылган

Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, башкалада 10 кеше ковид йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында ковид йоктыру очраклары буенча Чаллы шәһәре (6 очрак) һәм Балык Бистәсе районы (5 очрак)  беренче урында тора. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20 978 тапкыр куелган. Татарстанда 17 971 кеше (узган тәүлектә — 34 кеше) коронавирустан терелгән.

Татарстанда барлыгы 289 863 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 208 803 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия ковид-19