Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта янә бер кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда COVID-19 инфекцияле 17 нче пациентның үлү очрагы расланган

Бүгенгә Татарстанда 39 COVID-19 яңа очрагы расланган, шул исәптән Балтачта берәү. Шунысын да әйтергә кирәк, 39ның барысы да элемтә юлы белән чирләгән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Зарарланучылар арасында күпчелекне урта яшьләрдәгеләр тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 12, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 8, 50дән 60ка кадәр һәм 70тән 80гә кадәр алтышар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 5 һәм 18 яшькә кадәр 2 бала авыручылар рәтендә исәпләнә.

Казанда - 21, Яр Чаллыда - 7, Аксубай, Әлмәт, Биектау һәм Лаешта  икешәр, Зәй, Саба һәм Балтачыбызда берәр кешешедә COVID-19 расланган.

Нәтиҗәдә, 3 июльгә Татарстанда 4673 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3510 кеше терелгән, шул исәптән 38 е-узган тәүлектә. 1146 кеше әлегә дәваланырга мәҗбүр.

Ни кызганыч, Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган.

25 июньдә 1951 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кеше вафат булган. Ул июнь башында COVID-19 вирусы һәм хастаханәдән тыш пневмония китереп чыгарган коронавирус инфекциясенең уртача авырлыктагы формасы беләнн 5нче шәһәр хастаханәсенә салынган була. Элегрәк көчле миокард инфаркты һәм йөрәкнең ишемик авыруы кичерү авыруның хәлен тагын да катлауландырган. Үлеме 2020 елның 25 июнендә теркәлгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны салагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус