Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта янә бер коронавирус йоктыру очрагы расланды

Республика буеча антирекорд куелды - узган тәүлектә 86 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлеуктә Рәсәйнең 82 регионында 10581 яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Ә Татарстанда 86 авыру исәпләнә, пандемия башланганнан бирле иң зур сан - антирекорд булып тора.

Авыручыларның 21е хастанәләргә урнаштырылса, калган 65е өйләрендә дәваланалар. Гадәттәгечә авырчыларның икесе генә читтән кергән, 84е авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырылган.

Авыруны күбрәк урта яшьләрдәге, ягъни 30-50 яшь аралыгындагы кешеләр йоктыра, бүгенгә алар 26 кеше тәшкил итә. 50-60 яшьлекләр арасында 24 кешедә таралган, 60-70 яшьлекләр арасында 12 кеше, 18 яшькә кадәргеләр - 8, 18-30  һәм 60-70 яшьлекләр арасында җидешәр очрак һәм 80-90 яшьлек 2 кеше авыруы расланган.

Ни кызганыч,  узган тәүлектә районыбызда тагын бер коронавирус йоктыру очрагы расланган. 

Иң күп очрак Казанда теркәлгән - 42 кеше чирләгән, Яр Чаллыда - 11, Түбән Камада җиде, Сабада - 6, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Сарман, Арча, Биектау районнарында икешәр очрак, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Әтнә, Апас һәм Балтач районнарында берәр коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.

Республикада короновирустан терелүчеләр саны барлыгы 145 кеше, 15е соңгы тәүлеккә туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус