Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Балтачта янә бер коронавирус йоктыру очрагы текәлгән

Татарстан табиблары узган тәүлектә 61 татарстанлыда covid-19 инфекциясен тапкан.

Бүгенгә авыручыларның барысы да аралашырга яратучылар икәне ачыкланган, читтән кертелгән бер очрак та юк. Димәк гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Санитар-гигиена таләпләрен тайпылышсыз үтәү, үзебезнең һәм якыннарыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итүен онытмасак иде.

Алтмыш бер  авыручының егермесе хастаханәләргә урнаштырылган, димәк, хәлләре җитди. 41 пациент өйләрендә табиблар күзәтүе астында дәвалана, карантинда утыра.

Пандемиянең башлангыч чорында, коронавирус 65+ яшьтәгеләрне аямачак дисәләр дә, статитика киресен күрсәтә, авыручылар рәтендә күпчелекне урта яшьләрдәге гражданнар тәшкил итә. Ә, бәлки, бу яшьләрнең килеп туган вәзгыятькә җиңел каравындадыр?.. Ничек кенә булмасын, бүгенгә 30-50 яшь аралыгында - 18, 60-70 - 13, 18-30 - 12, 50-60 - 7, 70-80 һәм 80-90 яшьлекләр бишәр һәм 18 яшькә кадәр бер кеше әлеге инфекцияне йоктыруы расланган.

Авыручыларның географиясенә күз салсак: Яр Чаллыда - 25, Казанда - 24, Әлкидә - 2, Азнакай, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Тукай, Ютазы һәм бездә берәр очрак теркәлгән.

Нәтиҗәдә Татарстанда бүгенгә, барлыгы 1980 COVID-19 ифекциясен йоктыручы исәпләнә, терелүчеләр саны 843, соңгы тәүлеккә 103 кеше туры килә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус