Балтачта бүген “Мелонома көне” үтә (фото)
Дерматоскопия елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Моның өчен дерматологка яки онкологка дерматосокопия үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табиб- онколог Ырысбаев А. А. һәм табиб-дерматовенеролог Ибраһимова А. Ф. фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре өчен уза торган айлык конференциядә чыгыш ясадылар.
Хирург-онколог медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыруны оештыру үзенчәлекләре һәм халыкны аны үтүгә җәлеп итү ысуллары турында аңлатты. Яман шешләрне вакытында диагностикалауның мөһим икәнлеген аңлатты .
Дерматовенеролог белдерүенчә, иң киң таралган тире онкологиясе авырулары- ул мелонома (тире рагы ).
Дерматоскопия елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Моның өчен дерматологка яки онкологка дерматосокопия үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүген - 23 майда Балтач үзәк район хастаханәсендә “Мелонома көне” үткәрелә.
Дерматовенерологта дерматсокопия үткәрү өчен тикшерүләр узарга теләүчеләр 208 нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев