Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Барлык табиблар да шундый булса...

Тау белән тау гына очрашмый дигән сүз юкка гына әйтелмәгән... Сүзем үзебезнең хөрмәтле табибыбыз Наил Камил улы Зарипов хакында.

Район үзәк хастаханәсендә күптәннән булганмын. Биредә бик күп үзгәрешләр булган. Табиб Наил Камилович белән дә күптәннән очрашкан булмаган. Миңа УЗИ үтәргә кирәк иде. Сораша-сораша табып кердем. Тынлык, чисталык, зәвык белән җиһазландырылган бүлмәдән йөзендә нур бөркелеп торган ап-ак сакаллы табиб күренде. Исәнләште, утырып торган кызларның кайсы авылдан икәнен дә белә. Өченче кеше булып мин кердем. Шәфкать туташы белән йомшак кына аңлаттылар, тынычланырга куштылар. Яңа аппаратура да алганнар икән. Карагач, гади тел белән аңлатты. Шундый итагатьле табибны күргәч, авыруларым  бетеп китте. Бөтен табиблар да Наил Зарипов кебек булса, дарулар да кирәкмәс иде. Аллаһның рәхмәте булсын. Сез безгә һәрчак кирәк әле.

Фәйрүзә Зәкиева,

Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев