Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белә идеңме? Күрәгә нәрсәгә файдалы

Күрәгәнең йөрәк өчен файдалы икәнен күпләребез белә. Ул организмга тагын ничек тәэсир итә соң? Аны күпме күләмдә кулланырга ярый? Түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.

Күрәгә ашагыз!

Күз өчен

Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләштерелсен өчен күрәгәне йогырт яисә каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерелми.

Ябыктыра

Ашыйсы килгәндә ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.

Канны яхшырта

Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.

Белеп торыгыз: тигез күләм­дә алынган күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнашма кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.

Ашкайнату өчен

Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәрабәренә эчәклекне чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.

Бәвелне кудыра торган препаратлар эчкән кешеләргә дә күрәгә ашарга кирәк. Ул организмны калийга баета.

Йөрәк өчен

Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кеше­ләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.

Игътибар!

Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5 данә ашау да җитә.

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев