Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белә идеңме? Лимонның 1001 хикмәте

Лимонны без чәйгә салып эчәргә яратабыз. Ул чәйне хуш исле итә, сәламәтлек өчен дә файдасы зур. Чынлыкта исә аның хикмәте моның белән генә бетми икән.

Салат яфраклары шиңә башласа, тәлинкәгә салкын су салып, аңа ярты лимонны сыгарга һәм шуңа салат яфрагын салып куярга кирәк.

Лимон маринад өчен дә әйбәт. Аның кабыгын угычтан уып, теләсә кайсы балык, яшелчә ризыкларына куша аласыз.

Ит тактасындагы ят исне бетерү өчен, лимонны икегә бүлегез дә берсе белән тактаны ышкыгыз.

Косметологиядә дә кулланырга була аны. Лимон согын зәйтүн маена кушып, бармакларны шуңа тыгып торыгыз. Ул тырнакларны ныгыта һәм агарта.

Сипкелләре яки пигмент таплары булганнарга битләренә лимон ышкырга киңәш итәләр.

Камин яки учак якканда, кипкән лимон кабыгын да кулланыгыз, ул хуш ис тарата. Кулдагы җиләк тапларын да лимон бетерә.

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев