Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белеп тор! Инсультта һәр минут кадерле

Инсульт – безнең илдә иң еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Югары кан басымы, гиподинамия (аз хәрәкәтләнү), тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, стресслар бөтен дөньяда инсультның эпидемия чигендә таралуына китерә бара.

Инсультның дәүләт регистры күрсәткечләре буенча, бу авыруны кичерүчеләрнең 31 проценты башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты үзе йөри алмый һәм 8 проценты гына элекке эшенә, тормышына кайта ала.

Инсультның беренче билгеләре: сөйләм яисә аны аңлау бозылу, баш әйләнү, кулда яисә аякта (икесендә бергә дә булырга мөмкин) кинәт хәлсезлек барлыкка килү, битнең яртысы ою, аның асимметриясе, предметларның ике булып күренүе, хәрәкәтләр координациясе бозылу. Кеше аңын югалтырга да мөмкин.

     Хәвефле билгеләрне үзегездә яисә якыннарыгызда сизү белән үк ашыгыч ярдәм чакырыгыз. “Үзе бетәр әле” дип йөрү – зур хата! Табиб ярдәме  һичшиксез кирәк. Билгеләр сизелә башлаганнан соң беренче өч сәгать – дәвалау чаралары иң нәтиҗәле булган вакыт.

Инсультта һәр сәгать, һәр минут кадерле!

Инсультны кисәтү өчен яшьтән үк аның хәвеф факторларын ачыкларга кирәк: артериаль гипертония һәм йөрәкнең башка авырулары, канда холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, артык авырлык, түбән физик активлык, стресслар, яшелчә-җимешләрне аз ашау, тәмәке һәм алкоголь куллану.

 Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында, шул турында онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев