Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белеп тор! Карлыган яфрагын кайчан җыярга?

Кызыл һәм кара карлыган яфрагын борынгыдан ук әби-бабаларыбыз төрле авырулардан дәва буларак кулланган. 

Карлыган яфрагының файдасы 

Карлыган яфрагы витаминнарга һәм файдалы элементларга бай. Аның составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины күп. С витамины, антиоксидант ролен башкара, организмны картаюдан һәм авырулардан саклый. 

С витамины карлыган яфрагында 460 мг, бөреләрендә - 175 мг, чәчәкләрендә - 270 мг кадәр бар. 

Карлыган яфрагын кайчан җыярга кирәк? 

Карлыган яфракларын яшь һәм чиста булганда җыю дөрес. Иң яхшысы: май ахырында җыю. Шулай ук кайбер чыганаклар аны июнь ахырына кадәр җыярга ярый дип язылган. 

Ничек кулланырга? 

Бу яфракны кара чәйгә өстәмә буларак та салалар. Болай эшләгәндә, гадәти чәйгә хуш ис өстәлә. Чәйнең файдасы да арта. Шулай ук аны аерым термоста да төнәтәләр. Грипп вакытында карлыган яфрагыннан чәй организмны ныгыту чарасы булып тора. Чәен әзерләү өчен, ике бал кашыгы киптерелгән яисә яңа өзелгән карлыган яфрагына бер стакан кайнар су салып, өстен каплап торабыз. 10-15 минуттан чәй әзер. 

Әлеге чәйне цистит, пиелонефрит, кан басымы авырулары, пародонтоз вакытында, шулай ук иммунитетны ныгыту өчен һәм антисептик чара буларак та кулланалар. 

http://ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев