Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгеч колак саңгыраулану Covid-19 авыруы билгесе булу ихтималы турында кисәтә

Авыруны җиңел формада узыдыручы кешеләр колак саңгырауланудан зарланган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 авыруы вакытында шактый еш очрый торган тагын бер симптом ачыкланган. Коронавирусны җиңел формада кичерүчеләр колаклар саңгырауланып торуын әйткән. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелекнең Эпидемиология буенча фәнни-тикшеренү үзәге директорының урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Колак саңгыраулану Covid-19 вакытында еш очрый торган билге. Төркия галимнәренең тикшеренүләре 172 кешенең симптомнарын анализлагач, 31 кешедә (18 процент) бу билге булуын ачыклаган», — ди ул.

Пшеничная сүзләренчә, коронавирус белән җиңел формада авыручыларның 12 процентының колаклар ишетми башлаган, авыруны авыр формада уздыручыларның 3 процентының колаклар саңгыраулануы билгеле.

ОРВИ вакытында да колаклар белән проблема чыгуы ихтимал, авыру кеше терелә башлагач, колаклар да гадәттәгечә ишетә. Әгәр саңгыраулану озакка сузылса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19