Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгеч «омикрон» штаммының кемнәргә куркыныч түгел икәнен әйтте

Коронавирусның яңа штаммын йоктырган кешеләр өйдән чыгарга тиеш түгел, дип ассызыклады табиб.

Табиб «омикрон» штаммының кемнәргә куркыныч түгел икәнен әйтте, шулай да йоктырган кешеләр өйдән чыгарга тиеш түгел, дип ассызыклады.

Иммунитеты көчле респиратор авыруларга бирешми торган кешеләр өчен коронавирусның «омикрон» штаммы куркыныч түгел, дип белдергән «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында табиб һәм телевидениедә сәламәтлек турында тапшырулар алып баручы Александр Мясников. Бу турыда РИА Новости яза.

"Халыкның 60-70 проценты яңа штаммны йоктырачак. Бары тик генетик яктан инфекцияләргә бирешми торган кешеләр һәм ОРЗ эләктермәс өчен көчле иммунитетлары булган кешеләр генә авырмаячак», — диде Мясников. Аныңча «омикрон» кискен респиратор авырулар рәтенә керә.

Табиб, омикрон йоктырган кешеләр өйдә калырга тиеш. Хастаханәгә килеп, пациент «дельта» штаммын эләктерергә мөмкин. «Шуңа күрә коронавирусның яңа штаммы - „омикрон“ белән авыручыларны өйдә изоляцияләү бик мөһим. Мин дәваларга кирәк дип әйтмим, чөнки ОРЗ дәваланмый. Ике-өч көнгә изоляцияләү дә җитә», — дип өстәде ул.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус омикрон