Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгечләр коронавирус һәм салкын тиюгә ошаган тагын бер авыруны ачыклаганнар

Табиб мононуклеозны коронавирустан һәм салкын тиюдән лимфотөеннәр буенча, шулай ук бавыр һәм талак шешүеннән аера алачак.

Коронавирус йогышы симптомнарын сезонлы салкын тию яки грипп белән генә түгел, мононуклеоз авыруы белән дә җиңел генә бутау ихтималы бар. Үзенең тышкы күренешләре буенча Эпштейн-Барра вирусы китереп чыгарган әлеге чир лимфатик төеннәрнең зураюы белән аерылып торырга мөмкин, дип яза Sabah басмасы.

Мононуклеозның мәкерлелеге шунда, күпчелек кешеләр  температура күтәрелү, тамакта, тәндә һәм башта авырту, көчле арыганлык һәм муен, култык астында лимфотөеннәрнең  шешүе кебек симптомнар булганда аның турында хәтта уйламый да. Шулай ук тәндә тимгелләр дә  булырга мөмкин.

Табиб мононуклеозны коронавирустан һәм салкын тиюдән лимфотөеннәр буенча, шулай ук бавыр һәм талак шешүеннән аера алачак. Ахыргы диагноз кан анализыннан соң куела. Мононуклеоздан дәвалау симптоматик, ягъни чир узуын тизләтергә ярамый, ләкин авыртуны баса торган чаралар бар һәм аны эчемлекләр күп кулланып җиңеләйтергә була. Савыгу, кагыйдә буларак, ике атнадан дүрт атнага кадәр сузыла.


Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОРВИ коронавирус монокулез