Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгечләр омикрон-штамм үзенчәлекләре турында сөйләде

«Омикрон» барыннан да бигрәк прививка ясатмаган, шулай ук авырулары булган кешеләрне зарарлый.

«Омикрон» штаммы коронавирусның башка мутацияләре белән охшаш та, аермасы да бар. Алар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә „омикрон“ның тышкы мохиттә тотрыксызлыгы төгәл аңлашыла һәм билгеле. Ул яңа коронавирус йогышын, көчле респиратор инфекцияләрен һәм гриппны профилактикалау өчен кулланыла торган барлык дезинфектантларга да сизгер», - диде спикер һәм элек кертелгән барлык чикләүләр яңа мутациягә каршы нәтиҗәле булуын өстәде.

Шулай ук Любовь Авдонина әйтүенчә, яңа штамм бик тиз йога, бигрәк тә бинада. Ковидның башка вариантларына караганда ябык бүлмәдә ул дүрт тапкыр тизрәк йога.

«Омикрон» шулай ук «дельта» белән чагыштырганда, җиңелрәк формада уза һәм үлем очраклары азрак, дип билгеләп үтелә.

«Бу температура 38 градуска кадәр күтәрелү, тамак, буыннар авырту, борын тыгылу кебек симптомнар. Гадәти респиратор инфекциясе авырулары төре кебек», — дип өстәде санитар ведомство вәкиле.

«Омикрон» барыннан да бигрәк прививка ясатмаган, шулай ук авырулары булган кешеләрне, шул исәптән шуңа бәйле патологияле, әйтик, диабет белән чирләүчеләрне зарарлый. 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: омикрон