Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бер кайнар эчемлек гомерне озынайта

Бу эчемлекне яратучыларда икенче типтагы диабет һәм онкология авыруларының кайбер төрләре белән авыру мөмкинлеге дә азрак икән.

Сез аны кулланасыз микән?

Диетолог Алина Петре белдерүенчә, көненә ике-өч чынаяк каһвә эчкән кешедә йөрәк авырулары хәвефе 20 процентка кими. Бу эчемлекне яратучыларда икенче типтагы диабет һәм онкология авыруларының кайбер төрләре белән авыру мөмкинлеге дә азрак икән.

Диетолог каһвәнең хроник һәм баш мие авырулары белән көрәштә дә файдасы булуын билгели. Мәсәлән, Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары.

Шунысы кызык: каһвәне кабул итә алмаган кешеләргә диетолог аны майсыз йогуртка алыштырырга киңәш итә, бу ризыкның сәламәт туклану өлеше булуын билгели.

Моңа кадәр белгечләр каһвәне иртән ач карынга эчүнең глюкоза метаболизмын 50 процентка киметүен ачыклаган иде. Димәк, каһвәне иртәнге ашны ашагач эчү хәерле, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр халык медицинасы файдалые ризыклар