Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөер стрессларны яратмый

Американың Нью-Джерси штатындагы Медицина һәм стоматология университеты хезмәткәрләре, көчле кичерешләр һәм тойгылар бөердә ташлар барлыкка килү ихтималлыгын сизелерлек арттыра, дип раслый.

Алар үткәргән киңкырлы тикшерүләрдә 400 пациент катнашкан. Бу авырудан җәфа чиккән кешеләр сәламәт бөерлеләргә караганда төрле кичерешләргә – гаиләдә тавыш-талашка, финанс проблемаларына, эштәге кыенлыкларга 3 тапкырга күбрәк зарланганнар.

Университет галиме Реза Неджема фикеренчә, тикшеренүләр зур әһәмияткә ия, чөнки табиблар бөердә таш барлыкка килү сәбәпләрен төгәл белмиләр. Шундый авыруларны дәвалауга гына да АКШта ел саен 1,7 миллиард доллар акча сарыф ителә.

Гөлара Арсланова.

http://www.omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев