Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бергә сакланыйк: вакциналар эшли

Европа иммунизация атналыгы кысаларында районда да күп кенә чаралар үткәрелде.

"Бергә сакланыйк: вакциналар эшли"диган девиз астында үзәк хастаханәнең балалар поликлиникасында әти-әнилар өчен "Вакцинация көннәре" үткәрелде.Табиб-педиатрлар бигрәк тә балалар өчен прививкаларның әһәмияте һәм кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр. Әмма шунысы борчый, елдан-ел үз балаларына прививка ясатудан баш тартучы әти-әниләр арта, религия һәм башка сәбәпләр аркасында. Билгеле булганча, балаларга вакцина бары тик табиб тикшерүе үткәреп ул тулысынча сәламәт дип табылса гына һәм әти-әнинең язмача ризалыгы булганда гына ясала ала. Шулай ук "Факел" яшүсмерлар клубында педиатр Динара Закирова, "Хыял"яшьләр үзәге белән берлектә Балтач урта мәктәбендә югары класс укучылары өчен гомуми практика табибы инфекционист Фәүзия Фатулаева иммунизация файдасы хакында лекцияләр укыдылар.Поликлиника экраныннан хастаханәгә килүче пациентлар өчен вакцинация темасына видеороликлар күрсәтелде. Дөньяда күп кенә куркыныч йогышлы авырулар бар, халыкка прививка ясату нәтиҗәсенда тулысынчы юкка чыгарылуын да искәртеп үтәрга кирәк. Һәр кеше үзенең һәм балаларының сәламәтлеген саклауда вакциналарның да мөһимлеген онытмыйча, вакытында прививкаларны ясатып барырга кирәклеген истән чыгармаса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев